Кулыгыздагы жыентык Россиядә дөнья қүргән беренче төрки-татар басмасына-Петр І нең 1722 елгы манифестына багышлана. Китапта әлеге документның сакланып калган нөсхәләренең факсимилелары, текстының транслитерациясе һәм хәзергр татар, рус, инглиз телләренә тәржемәләре, шулай ук академик М. Г. Госмановның татарларда басма китап барлыкка килу тарихын яктырткан әтрафлы мәкаләсе, 1722 елгы манифест турында төрле фәнни, белешиә һәм библиографик басмалардан алынган мәгьлүматлар урын алды